Ышаныч
+16 °С
Дождь
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

Дәүләт хезмәтләре: тиз һәм уңайлы

Сервистан файдалану җиңел һәм уңайлы!

Сервистан файдалану җиңел һәм уңайлы! Моның өчен gosuslugi.ru сайтында теркәлергә кирәк, анда “шәхси кабинет” булдырыла. Әгәр кул астында компьютер юк икән, Дәүләт хезмәтләре мобиль кушымта белән файдаланырга була. Теркәлүне күпфункцияле үзәктә үтәргә, шулай ук район хакимиятенең мәгълүмати-аналитика бүлегенә яисә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә була.
Әлеге вакытта дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинетың булу, хезмәтләрне электрон төрдә алу — заман таләбе. Бу кәгазьләр тутыру проблемасын хәл итә, озын чиратларда торуга вакыт сарыф итәсе юк, финанс яктан да файдасы бар.
Өйдән чыкмый гына дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә алу хокукый яктан традицион ысул буенча мөрәҗәгать итүдән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Бүлекчә алынган гариза карау буенча эш алып бара, шуңа күрә гражданин дәүләт хезмәтен күрсәтү барышын күзәтүдә тотуга, хәбәрләргә һәм документ тутыру өчен чакыруларга җаваплы карарга тиеш. Закон белән каралган документлар хезмәтләр күрсәтелгәндә бирелә.
Шулай ук агымдагы ел башыннан яңалыклар кертелде. Дәүләт хезмәте алу өчен гариза биргәндә һәм дәүләт пошлинасын дәүләт хезмәтләре сервисы аша түләгәндә 30 процент ташлама ясала. Бу ташламаны алу өчен гаризаны сайтта бирергә, акчасыз түләү ысулын сайларга кирәк. Дәүләт пошлинасын 2019 елның 1 гыйнварына кадәр ташлама белән түләргә мөмкин. Әйткәндәй, Дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасында да ташлама 2017 елның 1 гыйнварыннан кулланыла.
Район халкын дәүләт хезмәтләрен Бердәм портал аша алырга чакырабыз. Моны бер тапкыр эшләсәгез, никадәр уңайлы һәм җиңел икәнен аңларсыз.
Лилия Рәхмәтова, миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы.

Читайте нас