Ышаныч
+16 °С
Дождь
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

“Бердәм Русия” партиясе әгъзаларының җыелышы

24 ноябрьдә 11 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында “Бердәм Русия” партиясенең Аскын районындагы урындагы бүлекчәсе конференциясе узды.

24 ноябрьдә 11 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында “Бердәм Русия” партиясенең Аскын районындагы урындагы бүлекчәсе конференциясе узды. Көн тәртибендә: агымдагы елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, сәяси партиянең урындагы бүлекчәсе советы исемлеген яңарту, киләчәктә эшчәнлекне тагын да арттыру, Уфа шәһәрендә 5нче декабрьдә үтәчәк конференциягә делегатлар сайлау.

Анда барлык делегатлар һәм партиянең урыңдагы бүлекчәсенең секретаре Фларит Усманов катнашты. Фларит Фоат улы җыелышны ачып, докладында агымдагы елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, Аскын районындагы бүлекчәсенең эшчәнлеге йомгаклары турындагы отчеты тыңланды. Шулай ук урындагы сәяси совет исемлегенә, яшерен сайлау юлы белән, Фәнил Зиятдинов һәм Зөлфирә Селянина бертавыштан кабул ителде. Партиянең төбәк бүлекчәсе эшчәнлегендә актив катнашкан һәм үзләренең көчен халык мәнфәгате өчен кызганмаган Сания Сәлихова (Кашка авылы), Альбирт Кадимовка (Петропавловка) “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе тарафыннан истәлекле бүләкләр бирелде. Өч кешегә тантаналы рәвештә партия билетлары тапшырылды. Шуны да әйтәсе килә, районыбызда “Бердәм Русия” партиясе башлангыч биргән күп проектлар тормышка ашырыла, мәсәлән, “Анык эшләр”, «Балалар спорты». Бу проект кысаларында юллар ремонтлана, суэтем башнялары төзелә, яңа гына Кыйгазы авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды һәм башка бик күп төрле эшләр башкарыла.

5нче декабрьдә Уфа шәһәрендә үтәчәк конференциягә делегатлар Фларит Усманов, Айгөл Сөләйманова һәм Илшат Иргалин барачак.

Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас