Ышаныч
+17 °С
Облачно
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

"Бердәм Русия" — анык эшләр партиясе

5 декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясе булды.

5 декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясе булды.


Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Владимир Нагорный, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, партиянең Үзәк башкарма комитеты департаменты советнигы Александр Долганов, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, делегатлар, партия активистлары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

Владимир Нагорный республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның конференциягә тәбрикләвен җиткерде.

“Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең агымдагы елдагы эшчәнлеге һәм киләсе елга бурычлар турында Константин Толкачев чыгыш ясады.

— Агымдагы елның 1 декабренә партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе сафларында 92145 кеше тора, бу — барлык сайлаучыларның 3 проценты. Быел гына 3 мең кеше партия сафларына кабул ителде, — диде Константин Борисович. – Шулай ук партия тарафдарлары институты да эшли. Әлеге вакытта республикада аларның саны 24 мең кеше тәшкил итә. Быел партия тарафдарлары сафы 8500 кешегә тулыланган.

Константин Толкачев хәбәр итүенчә, “Бердәм Русия” партиясенең XVII съездына Башкортстаннан 18 делегат барачак. Делегацияне республика Башлыгы, “Бердәм Русия”нең Югары Советы әгъзасы Рөстәм Хәмитов җитәкләячәк. Съездда катнашучылар арасында Уфа, Салават, Белорет, Мәчетле, Гафури, Бишбүләк, Балтач, Зилаер, Илеш, Дәүләкән, Бәләбәй, Борай һәм башка районнар вәкилләре бар. Делегатлар төрле һөнәр ияләре – укытучылар, табиблар, авыл хакимияте башлыклары, предприятие җитәкчеләре һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре.

“Бердәм Русия” партиясенең XVII съезды 22-23 декабрьдә Мәскәүдә үтә. Анда партиянең 2018 елга өстенлекле бурычлары билгеләнә һәм кадрлар үзгәреше көтелә. Съезд барышында партия проектлары күргәзмәсе һәм җиде фикер алышу мәйданчыгы оештыру каралган.
Читайте нас