27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итә
“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсендә Константин Толкачев рәислегендә гражданнарны кабул итү атналыгы үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе үтте. Бу көннәрдә республика халкы үзләрен борчыган сораулар белән барлык дәрәҗә — РФ Федераль Җыелышы дәүләт Думасыннан алып муниципаль депутатларга, дәүләт власте, министрлык һәм ведомство вәкилләренә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук тематик кабул итүләр, холык төзәтү колонияләрендәгеләр, медицина учреждениеләрендә дәваланучылар янына бару планлаштырыла.
— “Бердәм Русия” партиясеннән булган барлык депутатлар да чарада катнашсыннар иде. Кешеләр үз проблемаларын хәл итүдә аларның ихлас катнашуларын тоярга тиеш. Сайлаучыларыбыз белән төрле форматта очрашулар үткәрик, мөрәҗәгатьләрен өйрәник, мохтаҗ гражданнарыбызга ярдәм күрсәтик, — диде Константин Толкачев.
Кабул итүләр атнасы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә үтәчәк. 1 декабрьдә 10 сәгатьтә “Бердәм Русия” төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев видеоконференция режимында гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк. Башка кабул итүләр графигы республика гәзитләрендә һәм башка киңкүләм мәгълүмат чараларында басылачак, социаль челтәрләрдә куелачак.
Узган елда мондый чара кысаларында ил буенча 300 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Төбәкләр белән селектор киңәшмәсендә “Бердәм Русия” генераль советы секретаре вазифасын вакытлыча башкаручы, Федерация Советы вице-спикеры Андрей Турчак төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәләрен гражданнарны кабул итүләрне мөмкин кадәр ачык һәм нәтиҗәле үткәрергә чакырды. Аның әйтүенчә, гражданнарны кабул итүгә формаль рәвештә, статистика өчен түгел, ә төбәкләрдә мөмкин кадәр күбрәк кеше үз проблемаларын хәл итүдә ярдәм тойсын өчен дигән күзлектән карарга кирәк.
— Безгә кабул итүләр үтү турында коры отчетлар түгел, ә кешеләрнең конкрет проблемаларын хәл итү нәтиҗәләре кирәк, — дип билгеләде Андрей Турчак.
“Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе тарафыннан гражданнарны кабул итү түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:
27 ноябрь 11 сәгатьтә Аскын авылы, Пионер урамы, 4 (Балалар сәнгать мәктәбе) — район хакимияте башлыгы Фларит Усманов; 28 ноябрь 11 сәгатьтә район хакимияте бинасында —район Советы рәисе, район Советы депутаты Хәмит Гайдуллин; 29 ноябрь 11 сәгатьтә “Аскын электр челтәрләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бинасында — район Советы депутаты Илшат Мөхәмәтшин; 29 ноябрь 11 сәгатьтә Аскын үзәк район дәваханәсенең баш табибы кабинетында — район Советы депутаты Рөстәм Усманов; 30 ноябрь 16 сәгатьтә Күбияз авыл Советы хакимияте бинасында — район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Фәтхуллин, район Советы депутаты Хәмит Фәйзрахманов; 1 декабрь 11 сәгатьтә Пионер урамы, 4 (Балалар сәнгать мәктәбе) адресы буенча район хакимияте башлыгы Фларит Усманов кабул итәчәк.