Ышаныч
+17 °С
Дождь
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

Башкортстан урманнарында янгын чыгу куркынычы югары

Август аеның алдагы көннәрендә эссе булу сәбәпле, Русиянең 65 төбәгендә, шул исәптән Башкортстан Республикасында да урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булачак дип фаразлана.

Август аеның алдагы көннәрендә эссе булу сәбәпле, Русиянең 65 төбәгендә, шул исәптән Башкортстан Республикасында да урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булачак дип фаразлана.
Әлеге вакытта Бөре, Дүртөйле, Зилаер, Туймазы һәм Уфа урманчылыклары территорияләрендә — IV класс (югары), Стәрлетамакта V класс (гадәттән тыш) янгын куркынычы билгеләнә.
14 августтан 21енә кадәр республика территориясендә урман һәм башка категория җирләрдә БР Урман хуҗалыгы министрлыгы кырында Төбәк диспетчер хезмәте, муниципаль районнарның дежур-диспетчер хезмәтләре һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең оператив ведомствоара бердәм тикшерүе башкарылды.
Янгын чыгу куркынычын һава шартлары белән беррәттән кеше факторы да көчәйтә. Халыкның ял итү максатында күпләп табигать кочагына чыгулары, утын хәзерләүләр янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен сакламыйча башкарыла.
Шулай, табигатьтә ут белән саксыз тотыну, авыл хуҗалыгы җирләрендә коры үлән, чүп-чар яндыру — урманда янгын чыгуның төп сәбәпләре. Моны түбәндәге саннар ачык дәлилли — агымдагы елда урманда чыккан 28 янгынның 24 очрагы кешеләрнең ут белән саксыз тотыну аркасында булган.
Исегезгә төшерәбез, урманнарда һәм аңа якын территорияләрдә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган, коры үләнгә ут төрткән өчен административ (ст. 8.32 һәм 20.4 КоАП РФ), шулай ук җинаять (ст.261 УК) җаваплылыгы каралган — китерелгән зыянны каплату белән дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
БР Урман хуҗалыгы министрлыгы янгын чыгу куркынычы янаганда Төбәк диспетчер хезмәтенә: 8(347) 218-14-14 (тәүлек әйләнәсенә) һәм бердәм федераль янгын сагына: 8-800-100-94-00 саннарына шалтыратырга чакыра.
БР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Читайте нас