Ышаныч
+17 °С
Облачно
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

Башкортстан Башлыгы утырыш үткәрде

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышын үткәрде.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышын үткәрде. Ул мәнфәгатьләрнең кофликтын ачыклауга һәм аңа юл куймауга багышланды.
— Былтыр Русия Федерациясе Президенты Хакимиятенең, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле аппаратының тикшерүләре безгә шушы юнәлештә активрак шөгыльләнергә кирәклеген күрсәтте. Шушы тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча кайсыбер иптәшләр, элекке хезмәттәшләребез биләгән вазифаларыннан бушатылды, — диде Рөстәм Хәмитов. — Быел республиканың Хәвефсезлек советы аппараты хезмәткәрләре дә кайсыбер дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарының, атап әйткәндә, Сәламәтлек саклау министрлыгының, Тәтешле районы хакимиятенең эшендә җитешсезлекләрне ачыклады.
Башкортстан Башлыгы 6 июльдә муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршы эш итү җәһәтеннән берничә республика законына үзгәрешләр кертелүен хәбәр итте. Хәзер муниципаль вазифа биләгән кешеләр республика җитәкчесенә керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Башкортстанның ведомствоара Җәмәгать иминлеге советы секретаре Алексей Касьянов дәүләт хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрнең конфликтын җайга салу һәм яки бетерү турында таләпләрне үтәмәү очракларын ачыклау буенча алып барылган эш хакында сөйләде.
Мәсәлән, 2017 елда республиканың дәүләт органнарына хезмәткәрләрдән мәнфәгатьләрнең конфликты килеп тууы хакында биш һәм аның барлыкка килү ихтималлыгы турында 23 белдерү кәгазе килгән. Нәтиҗәдә аларның вазифасын үзгәртү юлы белән мәнфәгатьләрнең конфликтын җайга салу яки бетерү буенча чаралар күрелгән.
2017 елның беренче кварталында республиканың дәүләт власте органнарында эшләү тәртибе һәм мәнфәгатьләрнең конфликтын җайга салу таләпләрен үтәү буенча комиссияләрнең 21 утырышы узган. Алты хезмәткәргә карата эшләү тәртибе таләпләрен үтәү турында мәсьәләләр каралган. Комиссияләрнең утырышы йомгаклары буенча ике кеше дисциплинар җаваплылыкка җәлеп ителгән.
— Дәүләт хезмәткәрләре эшчәнлегендә мәнфәгатьләрнең конфликтына юл куймау мәсьәләләренә даими рәвештә зур игътибар бүленергә тиеш, — дип билгеләде Алексей Касьянов. — Шуңа бәйле республиканың башкарма власть органнары җитәкчеләренә хокук бозучыларны ышанычны югалтуга бәйле эштән бушатуга кадәр дисциплинар җаваплылыкка җәлеп итү буенча чаралар күрергә тиеш.
“Башинформ” МА.

Читайте нас