Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
24 ноябрь 2019, 11:10

Путин белән Зеленский очрашырмы, ниһаять

#ВладимирПутин

Зеленскийга карата мөнәсәбәтем ничек дисезме? Берничек тә түгел! Минем аны бер дә күргәнем юк. Аның белән таныш түгелмен!”—дип белдерде РФ президенты Владимир Путин “Русия чакыра” форумында. Аннары ул Украина президенты Владимир Зеленский белән шәхсән таныш булмаса да, бер тапкыр күрешмәсә дә, ихлас һәм ягымлы кеше дип санавын белдерде. Ул Украинадагы, шул исәптән, Донбасстагы хәлләрне чынлап та көйләргә омтыла, әмма ул аны эшли алырмы — әлегә билгесез.
Соңгы көннәрдә Путин белән Зеленскийның очрашуы ихтимал дигән хәбәрләр йөри. Башта очрашу әллә Казахстанда булырмы икән дигән сүзләр булды. Чөнки Казахстанның элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаевның Путин белән Зеленскийның очрашуын Казахстанда оештырырга тәкъдим итүе билгеле булды. Назарбаев моны Зеленский белән шәхсән очрашуы вакытында әйткән. Владимир Путин Назарбаевның тәкъдименә карата фикерен белдереп, Украина үзенең проблемаларын күршеләре белән чишәргә тиеш диде. Билгеле рус мәкален искә алып, Украинага бәхетне океан артыннан эзләмәскә киңәш итте.
Очрашу чынлап та көтелә. Ул 9 декабрьдә Парижда булырга тиеш. Путин белән Зеленскийның “Нормандия дүртлеге”ндә тәүге очрашулары көтелә. Анда үзләрен Халык республикалары дип атаган Донецк белән Луганск төбәкләренең статусы тикшереләчәк. Русия, Украина, Германия һәм Франция лидерлары катнашлыгындагы “Нормандия форматы”ндагы соңгы саммит 2016 елда Берлинда үткән иде.
Русиянең моннан нәкъ бер ел элек Керчь култыгында чикне бозган Украинаның өч хәрби корабын кайтаруы агымдагы атнаның кызыклы вакыйгаларның берсе булды. Украина президенты Зеленский корабларны каршыларга Очаково шәһәренә барган. Аның белән бергә тоткарланган корабларда хезмәт иткән 17 диңгезче дә каршы алган. Украина хәрби-диңгез көчләре командующие Игорь Воронченко Русия тоткарлаган корабларда корылмаларның: унитазлар, розеткалар, плафоннарның сүтеп алынуын әйткән. Зеленский югалган әйберләрне кире кайтаруларын сорап Русиягә мөрәҗәгать итәчәкбез дигән.

Автор : Кадикова Резида
Чыганак: РИА.
Фото: bzns.media
Читайте нас: