Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
20 ноябрь 2019, 11:10

"Владимир Путин гасырлар буе хыялда йөрткән теләкне тормышка ашырды"

#ВладимирПутин

82 милииард сумнан күбрәк чыгым таләп иткән күпергә нигез салыначак.

Владимир Путин Лена елгасы аша төзеләчәк күпернең проектын хуплады.
Билгеле булуынча, күперне төзү өчен 82,9 миллиард сум акча тотынылачак.
Якутск шәһәре мэры Сардана Авксентьева үзенең Инстаграмм битендә бу күперне урындагы халыкның гасырлар буе күңелендә йөрткән хыялы, дип атады. Мэр әйтүенчә, бу проект мәңгелек бозларда урнашкан иң зур шәһәрнең тормышын тагын да активлаштырачак.

Әлегә кадәр Якутиядә яшәүчеләр федераль трасса белән тоташа алмый иде. Җәен сәгать саен паром йөрсә, кышын машиналар боз өстеннән йөрергә мәҗбүр була.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: