Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
19 ноябрь 2019, 17:30

Янгын хәвефсезлеге — мөһим мәсьәлә

Янгын хәвефсезлеге һәркем өчен мөһим мәсьәлә

Башкортстан Республикасында янгын хәвефсезлеге буенча авыл биләмәләре башлыклары, эшләр белән идарә итүчеләр өчен укыту-методик семинарлар дәвам итә.
Район хакимиятенең утырышлар залында урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре өчен безнең, Тәтешле, Караидел һәм Балтач районнарында янгында һәлак булу очракларын кисәтүне оештыру мәсьәләсе буенча практикумнар үткәрелде.
Республиканың һәр районында йортларны янгыннан ничек саклау мәсьәләсе территориаль үзенчәлектән, ирекле янгын сүндерү командаларын техника белән тәэмин итүдән чыгып аерым тәртиптә хәл ителә. Семинарлар барышында алынган белемне авыл биләмәләре башлыклары кисәтү рейдлары үткәргән чакта гамәлдә куллана алачак.
Янгыннарны кисәтү эшеннән беркем дә читтә калмаска тиеш, урындагы үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары, инспекторлар, янгын сагы дружинасы әгъзаларының бердәм эше кирәк — бу хакта “Барыбыз бергә янгынга каршы” практикумында сөйләделәр. Монда Мишкә һәм Нуриман районнары тәҗрибәсенә тукталдылар. Балаларны мәктәп эскәмиясеннән үк янгыннарны кисәтү волонтерлары хәрәкәтенә җәлеп итү мөһим.
Миләүшә Хөсәенова әзерләде.
Читайте нас: