Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Владимир Путин котлау телеграммасында билгеләп үткәнчә, Кыргызстан Жээнбеков җитәкчелегендәге "социаль-икътисади үсеш юлында ышанычлы хәрәкәт итә".
"Сезнең дәүләтләребез арасында берлек һәм стратегик партнерлыкны ныгытуга, шулай ук Евразия киңлегендә үзара файдалы интеграция процессларын алга җибәрүгә юнәлдерелгән тырышлыгыгызны югары бәялибез", – диелә котлауда.
#ВладимирПутин