Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
19 ноябрь 2019, 18:15

Халык исәбен алуга әзерлек

Халык исәбен алуга әзерлек бара

Ун елга бер тапкыр илебезнең һәр шәһәрендә, авылында ничә кеше һәм ничек яшәве, киләчәктә безне нәрсә көтүе турында белү мөмкинлеге бар.
Мондый мөмкинлекне 2020 елның октябрендә үтәчәк Бөтенрусия хүалык исәбен алу кампаниясе бирә. Статистиклар гаиләләрнең составы һәм яшәү шартлары, нинди телдә сөйләшүебез, милләтебез, белемебез һәм эшебез турында мәгълүматларны җыячак. Шушы мәгълүматлар киләсе ун елга мәдәни, социаль һәм икътисади программалар планын төзү өчен нигез булачак.
Әлеге вакытта, ягъни ноябрь аенда кәгазь һәм санлы нигездә картографик материал туплау, шулай ук аларны программага кертү, адреслар хуҗалыгын тәртипкә китерү эше алып барыла. Контроль йөреп чыгу күп өйдә номер билгеләре юклыгын күрсәтә. Мәсәлән, район үзәгендә Кояшлы урамындагы 30 йортның 11ндә номер билгесе юк.
2002 елның 25 гыйнварында кабул ителгән “Бөтенрусия халык исәбен алу” 8-ФЗ санлы федераль законның 5 статьясы, 10 кисәге 1 пункты белән бу бурыч, ягъни муниципаль берәмлекләрдә урам исемнәре, йорт һәм фатир номерларын тәэмин итү урындагы үзидарә органнарына йөкләтелә.
Халык исәбен алу — коллектив эш һәм ул тулысынча башкарылсын өчен һәркемнең катнашуы кирәк.
Миләүшә Хөсәенова әзерләде.
Читайте нас: