Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
18 ноябрь 2019, 10:50

Путин өлкән яшьтәгеләрдән сөенче алды!

#ВладимирПутин

Русия президенты Владимир Путин өлкән яшьтәге гражданнарны сөендерерлек хәбәр җиткерде. Безнең илдә уртача гомер озынлыгы арткан икән.
“Риамо” хәбәр итүенчә, ил башлыгы русиялеләр уртача 73,6 ел яши башлаган дип белдерде.
“Сәламәтлек саклау өлкәсендә бик күп эшләнде. Уртача гомер озынлыгының тотрыклы артуы уңай үзгәрешләрнең мөһим күрсәткече булып тора. 2014 елда гомер озынлыгы 70,9 ел булса, агымдагы елның август аенда 73,6 елга әйләнде”.
Президент сүзләренә караганда, галимнәрнең һәм табибларның уртак тырыш хезмәте яхшы нәтиҗәләргә китергән.
Моңарчы Русия президенты ил хөкүмәтенә русиялеләрнең киләчәгенә кагылышлы төгәл йөкләмә биргән иде. Билгеләнгән бурычлар арасында пенсия күләмен арттыру да бар. Беренче чиратта Путин хакимиятләрдән гражданнарның, шул исәптән пенсионерлар кебек якланмаган катлам вәкилләренең, материаль хәлен яхшыртуны таләп итте.

Автор : Эльмира Ибраһимова
Чыганак: news.rambler.ru
Фото: primpress
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Putin-lk-n-yasht-gel-rd-n-s-enche-aldi-12184/
Читайте нас: