Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
16 ноябрь 2019, 11:05

Газсыз нишләрләр?

#ВладимирПутин

Бу хакта Владимир Путин Бразилиядәге БРИКС саммитында белдерде.
“Русия Украинага турыдан куеласы газга бәяләрне – 20, хәтта 50 процентка киметергә әзер”, – дип белдерде ил башлыгы журналистлар белән очрашкач.
"Нафтогаз"ның чиратагы искын ул ситуацияне кискенләштерә торган абсурд хәл дип атады. Алдан белдерелгәнчә, яңа килешүне “Газпром” “Нафтогаз” белән үзара дәгъвалардан баш тарткан очракта гына төзи ала.
Украинаның монополияләргә каршы комитеты “Газпром”га карата билгеләнгән җиде миллиард долларлык штрафны кире кагарга тиеш. Килешүләрне тергезү өчен Киев “Газпром”ның мөлкәткә хокукларын да үз көченә кайтарырга тиеш.
Украина аша газ транзиты контрактының вакыты быел 31 декабрьдә бетә. Мәскәү белән Киев арасында аның шартларын билгеләү буенча сөйләшүләр башланды. Әмма яңа килешүгә әле дә кул куелмаган.
2 ноябрьдә "Нафтогаз" Стокгольм арбитражына "Газпром"га каршы яңа иск белдерде.
Мәскәү суд бәхәсләре һәм газны түбәнрәк тарифлар белән турыга сатып алу буенча мировой килешү тәкъдим итә.
"Сколково" аналитигы Сергей Капитонов Украина аша газ транзитына кыска вакытлы аукционнар форматы ике як өчен дә оптималь булыр иде, ди.
Аналитик, киң масштаблы газ кризисы тумасын өчен һәр ике якка транзит шартлары буенча уртак фикергә килергә кирәк, дип белдерде.
Чыганак: РИА Новости.
Фото: Nevnov.ru

Автор : Тухватуллина Алсу
Читайте нас: