Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
14 ноябрь 2019, 08:35

Владимир Путин эш сәгатен кыскарту турындагы законга кул куйды

#ВладимирПутин

Аңа ярашлы, эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

Ил Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турындагы документка кул куйды. Аңа ярашлы, авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар атнасына 36 сәгатьтән дә күбрәк эшләмәскә тиеш. Шул ук вакытта, аларның хезмәт хакы сакланачак.
Моны 1990 елда РСФСРның Югары Советы раслаган иде инде. Әмма хәзер бу федерадь закон белән дә ныгытылды.

#ВладимирПутин

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-esh-s-gaten-kiskartu-turindagi-zakonga-kul-kuydi-9631/

Читайте нас: