Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
12 ноябрь 2019, 14:35

Радий Хәбиров алда!

Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров - киңкүләм мәгълүмат чараларында губернаторларны искә алу буенча «Медиалогия» компаниясе төзегән рейтингта өченче урында.


Шулай ук, ул Идел буе федераль округы губернаторлары арасында беренче урында. Октябрь аенда Радий Хәбиров киңкүләм мәгълүмат чараларының 11,9 мең хәбәрендә искә алынган.
Федераль рейтингта Башкортстан Башлыгын Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов һәм Мәскәү губернаторы Сергей Собянин гына узып китте.

Идел буе федераль округында быел октябрьдә медиарейтинг лидерлары - Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Хөкүмәтнең яңа составын игълан итү, Башкортстан халкын Республика көне белән котлау, Благовещен районындагы «Полиэф» заводында гадәттән тыш хәл буенча киңәшмә үткәрү, төбәк Хөкүмәтенә халык Яңа ел каникулларында күп эчмәсен өчен план эшләү турында күрсәтмә бирү - республика Башлыгы шушыларга багышланган хәбәрләрдә еш искә алынган.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: