Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
11 ноябрь 2019, 09:30

Русия оборонаны үстерүне дәвам итәчәк

#ВладимирПутин

Беркемдә булмаган корал бездә бар, ләкин без коралсызландыру яклы”,- диде Владимир Путин югары вазифаларга офицерлар һәм прокурорлар тәгаенләү уңаеннан үткән очрашуда.
Чара барышында шулай ук хәрби (махсус) званиялар бирелде.
“Безнең армия һәм флот үзләренең югары әзерлектә булуын күрсәттеләр һәм без киләчәктә дә оборона потенциалын үстерүне дәвам итәргә уйлыйбыз. Хәрби дежурлыкка башка илләрдә әлегә булмаган гипертавышлы, лазер һ.б. заманча коралларны куячакбыз”,- диде президент.
Шул ук вакытта Путин болар кемгә дә булса янаргә сәбәп түгел һәм Мәскәү һәрвакыт коралсызландыру сәясәтен яклый дип белдерде.

Автор : Арсланова Гулара
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Rusiya-oboronani-ster-ne-d-vam-it-ch-k-6901
Читайте нас: