Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
25 октябрь 2019, 13:36

Ун басу батырына — ун “Шевроле Нива”!

Бүген башкалабызда авыл эшчәннәрен хөрмәтлиләр

Бүген башкалабызда авыл эшчәннәрен хөрмәтлиләр

Бүген республикабыз башкаласы Уфада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар уза. Башкортстанның барлык районнарыннан бәйрәмгә чакырыл­ган аграрийларның фидакарь хезмәтенә бәя бирелә һәм иң уңганнарына дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре тапшырыла. Хезмәт батырларын бүләкләү чаралары иртә белән Фәйзи Гаскәров исемендәге концерт залында һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында үтәчәк. Төп тантана һәм бәйрәм концерты исә “Башкортостан” дәүләт концерт залында узачак.


Башкортстан аграрийлары һөнәри бәйрәмне һәр тармакта матур хезмәт җимешләре һәм күтәренке кәеф белән каршы ала. Соңгы 10 ел эчендә күзәтелгән иң катлаулы һава шартларында да республикада бөртекле­ләрдән яхшы уңыш җыеп алынды: ашлыкның тулай җыемы 3,3 миллион тоннадан артты. Авыл хуҗалыгында бүген дә эш дәвам итә. Аерым хуҗалыкларда майлы культуралар һәм шикәр чөгендере җыю тәмам­лануга бара. Быел көнбагыш уңышы да узган елдагыдан яхшырак. Һәр гектардан 14,7 центнер тәшкил итә, бу күрсәткеч былтыргыдан 1,6 центнерга югарырак. Бәйрәм алды көннәрендә әлеге культураның тулай җыемы 220 мең тоннага якынлашты.


Шунысы да игътибарга лаек, Башкортстан агросәнәгатьчеләренең ел дәвамындагы казанышларына йомгак ясаганда, әлбәттә, экспорт про­дукциясендә авыл хуҗалыгы өлешенең артуын да билгеләргә кирәк. Әйтик, аграр экспорт күләмендә шул ук көнбагыш һәм рапс мае өлеше узган ел 24 процентка җиткән иде. Ел дәвамында үткән төрле дәрәҗәдәге аграр форумнарның да нәтиҗәсе тоемлы булыр дип көтелә. Эшлекле килешүләр республика авыл хуҗалыгы продукциясен дөнья базарында тәкъдим итүгә ышанычлы юл ача.

“Татлы тамыр” плантацияләрендә дә бу көннәрдә эшнең кайнаган чагы. Чишмә, Мәләвез шикәр заводлары һәм “Раевсахар” компаниясе дә аграр бәйрәмгә куанычлы бүләк әзерләде. Өч предприятиегә 750 мең тонна чамасы чимал китерелеп, шуның 500 мең тоннага якыны эшкәртелгән. Республика Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта 1,4 миллион тоннага якын шикәр чөгендере казып алынган. Гектар куәте 362 центнер тәшкил итә.


Күренүенчә, республикада төп урак эшләре тәмамланса да, соң культураларны югалтуларсыз җыеп алу өчен тагын да тырышлык саласы бар. Басуда үстерелгән ашлык белән беррәттән, эшкәртүчеләрнең дә дөнья базарына алып чыгардай про­дукцияләре аз түгел. Игенчелә­ребезнең бәйләнеше, әйтик, Илеш элеваторы аша диңгезләр гизеп, ерак илләрдә ныгыса, ит-сөт, майлы культура, шикәр комы, бал һәм башка дистәләгән исемдәгеләре тышкы бәйләнешне төрле аграр форумнар, фестивальләр аша ныгыта.

— Без сайлап алган “басудан — сәүдә ноктасына” принцибы инде күркәм нәтиҗәләр дә бирә, — диде республика агросәнәгатьчеләрен һөнәри бәйрәм белән котлавында


Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Республика базарлары һәм кибетләре урындагы җитештерүчеләр тәкъдим иткән сыйфатлы һәм арзан азык-төлек белән тулылана. “Алтын көз-2019” күр­гәзмәсендә яуланган бүләкләребез дә безнең пред­прия­тиеләрдә югары сыйфатлы һәм их­тыяҗга җавап бирүче продукция җитештерелүен күрсәтте. Республика Башлыгы Радий Хә­биров “сентябрь указлары”нда билгеләгән бурычлар тоташ тармак үсешенә яңа импульс бирә, агро­сәнәгать икътисадын арытаба үстерү өчен уңай алшартлар тудыра.

Традиция буенча, республиканың төрле климатик зоналары арасында оештырылган бәйгедә җиңгән 10 басу батырына республика Башлыгы бүген тантаналы җыелышта “Шевроле Нива” автомобиле ачкычларын тапшырачак.
Читайте нас: