Ышаныч
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
25 октябрь 2019, 13:43

Уфада Халыкара мәгариф салоны үтәчәк

Анда һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап табачак.

Анда һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап табачак.

6-9 ноябрьдә өченче тапкыр Уфа халыкара мәгариф салоны узачак. "Мәгарифнең яңа субъективлыгы”на багышланган чара янә мәгариф өлкәсенең төп катнашучыларын җыячак, яңа форматтагы дискуссия мәйданчыгы, мәгарифтә заманча алдынгы технологияләрне презентацияләү һәм шәхси белем бирү траекторияләрен формалаштыру урынына әвереләчәк.

Уфа Халыкара мәгариф салоны барлык катнашучылар өчен белем бирү процессында яңа мөмкинлекләр ача. “ВДНХ-ЭКСПО” мәйданчыгында панель дискуссияләр, “түгәрәк өстәл”ләр һәм башка чаралар узачак. Мәгариф салоны бу өлкәдәге профессионаллар диалогы, дәүләт, бизнес, ата-аналар һәм укучылар өчен платформа булачак.

6 ноябрь — Идарә итү көне. Бу көнне белемне камилләштерү курсларының модульләре узачак.

7 ноябрь — Укытучылар көне, иң яхшы федераль тәҗрибә презентациясе үтәчәк.

8 ноябрь — Укучылар көне, һөнәри юнәлеш бирүче актуаль мәсьәләләр буенча чаралар, стратегик сессияләр һәм тренинглар оештырылачак.

9 ноябрь — Ата-аналар көне, алар өчен балаларны һәм үсмерләрне тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр планлаштырылган.

Чарада катнашу өчен http://umso2019.mmco-expo.ru/reg. сайтында теркәлергә кирәк.

Чараны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Мәскәү Халыкара мәгариф салоны, республиканың Мәгариф министрлыгы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештыра.

#умсо2019.
Читайте нас: