Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
25 октябрь 2019, 13:40

“Ачык инновацияләр” “Сколково”га китерде!

“Ачык инновацияләр” VIII Мәскәү халыкара форумы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм Яңа технологияләр уйлап табу һәм коммерцияләштерү үзәген үстерү фонды (“Сколково”) арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

“Ачык инновацияләр” VIII Мәскәү халыкара форумы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм Яңа технологияләр уйлап табу һәм коммерцияләштерү үзәген үстерү фонды (“Сколково”) арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Сколково” Фонды рәисе Аркадий Дворкович кул куйдылар.

Килешү Уфада яңа инновацион инфраструктура объекты – югары технологияләр өлкәсендә технопарк булдыру, Башкортстанда, беренче чиратта, Технопарк эшчәнлеге кысаларында “Сколково” инновацион экосистемасының эш ысулын тарату, инновацион проектлар белән эшләү буенча тәҗрибә уртаклашу, белгечләр ярдәме күрсәтү, инновацион эшкуарлыкны үстерүне дәртләндерү һәм “Сколково” проектында катнашучылар санын арттыруны күз уңында тота.

Технопарк “Сколково” фондының төбәк операторы сыйфатында аккредитация өчен каралачак. Шулай итеп, Фонд республикада үзенең географиясен киңәйтәчәк, ә өстенлекле резидентлар “Сколково”­ның иң яхшы тәҗрибәләре, сервислары һәм ярдәм итү инструментлары белән таныша алачак.

– “Сколково” фондының төбәк операторларына әверелдек, – диде Радий Хәбиров. – Бу Башкортстанның инновацияләр һәм эшкуарлык үсешенә сизелерлек этәргеч бирәчәк.
Читайте нас: