Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
18 октябрь 2019, 16:39

Көндәшлек – икътисад үсешенең төп шарты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Русия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Михаил Евраев белән очрашты.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Русия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Михаил Евраев белән очрашты. Яклар төрле өлкәләрдә көндәшлеккә сәләтле мөнәсәбәтләрне үстерү буенча хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышты.

– Монополиягә каршы федераль хезмәт белән нәтиҗәле хезмәттәшлек безнең өчен зур әһәмияткә ия, чөнки сез хөкүмәт учреждениеләре белән берлектә төрле базарларда гадел, үтәкүренмәле көндәшлекне тәэмин итәсез. Бу бик катлаулы бурыч, –диде Радий Хәбиров. – Бүген без Көндәшлекне үстерүгә булышлык итү буенча иҗтимагый совет утырышын үткәрәбез. Белүегезчә, республика Русия Хөкүмәте тарафыннан расланган көндәшлекне үстерү стандартын кертә һәм без бу эшнең барышы турында фикер алышырга ниятлибез.

Михаил Евраев, үз чиратында, төбәк Башлыгына профессиональ фикер алышуда катнашырга чакырганы өчен рәхмәт белдерде.

– Көндәшлек – ул икътисад һәм социаль өлкә үсешенең төп шартларыннан берсе. Без республика белән бу өлкәдә уңышлы хезмәттәшлек итәбез, – диде ул.
Читайте нас: