1919 елның 20 октябре — Чишмә районының Келәш авылында туган.
1935 — К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты рабфагына укырга керә, шул ук елда гәзитләрдә шигырьләре басыла башлый.
1938 — “Отряд кузгалды” дигән китабы басыла, шул ук елда “Пионер” журналына эшкә урнаша.
1939 — СССР Язучылар берлегенә кабул ителә, Башкортстан Язучылар берлеге консультанты булып эшли.
1940 — Институтны тәмамлый.
1941 — Өйләнә. “Язгы тавышлар” дигән китабы дөнья күрә. Кызыл Армия сафына алынып, Муром элемтә училищесына җибәрелә.
1942 — улы Илгиз туа. Брянск фронтында сугышта катнаша, авыр яралана.
1943 — госпитальдән савыгып чыкканнан соң, фронт гәзитләре журналисты буларак хезмәтен дәвам итә. “Минем атым” дигән китабы басылып чыга.
1944 — “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Коммунистлар партиясе сафына керә.
1945 — икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. “Шигырьләр” китабы нәшер ителә.
1946 — хәрби хезмәттән демобилизацияләнеп Уфага кайта.
1947 — СССР яшь язучыларының беренче киңәшмәсендә катнаша. “Кайту” дигән шигырьләр җыентыгы басыла. “Туй дәвам итә” дигән беренче пьесасын яза.
1949 — “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Мәскәүдә урыс телендә “Цветы на камне” дигән китабы басыла.
1950 – “Ялгыз каен” пьесасын яза.
1951 — кызы Әлфия туа. Берьюлы ике китабы дөнья күрә. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана.
1952 — КПССның ХIХ съезды делегаты, арытаба тагын сигез съездда делегат була.
1953 — БАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.
1954 — “Европа-Азия” дигән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы нәшер ителә.
1955 — Алма-Атада казах телендә “Безнең өйнең яме” китабы басыла. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Шул ук елда РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана һәм бу вазыйфаны 1990 елга кадәр башкара.
1962 — РСФСР Язучылар берлеге секретаре итеп сайлана һәм бу эшне 1984 елга кадәр алып бара.
1963 — “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелә. РСФСР Югары Советы Рәисе урынбасары итеп сайлана. “Ай тотылган төндә” трагедиясен иҗат итә.
1967 — Ленин ордены белән бүләкләнә. РСФСРның К. С. Станиславский һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләренә лаек була. Шул ук елда “Айгөл иле” драмасын яза.
1969 — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
1971 — әсәрләренең биш томлыгы басыла. “Салават” трагедиясен яза. РСФСР Югары Советы Рәисе урынбасары итеп сайлана (1979 елга кадәр).
1972 — СССР Дәүләт премиясе бирелә.
1975 — “Ташлама утны, Прометей!” трагедиясен иҗат итә.
1978 — Ганс-Христиан Андерсен исемендәге халыкара премиянең Почетлы дипломы белән бүләкләнә.
1979 — Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
1982 – “РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелә.
1984 — “Ташлама утны, Прометей!” трагедиясе һәм “Озын-озак балачак” повесте өчен Ленин премиясенә лаек була. Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.
1985 — беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Мәскәүдәге “Дружба народов” журналында “Ярлыкау” повесте басыла.
1986 — “Безнең өйнең яме” повесте “Балалар өчен дөнья әдәбияты китапханәсе” сериясендәге җыентыкка кертелә.
1987 — дүрт томлык әсәрләр җыентыгы басыла. Башкортстан телевидениесендә “Мостай Кәрим” дигән яңа документаль фильм күрсәтелә башлый. Башкорт дәүләт академия драма театрында “Ярлыкау” әсәре буенча спектакльнең премьерасы була. Театр коллективы бу тамашаны — Киевта, “Кыз урлау” комедиясен Сүриядә Халыкара театр фестивалендә тәкъдим итә.
1988 — СССР Эчке эшләр министрлыгының “Эчке эшләр органнарына мәдәни шефлык ярдәме күрсәткән өчен” билгесе белән бүләкләнә.
1989 — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Мостай Кәримнең 70 яшенә багышланган тантаналы кичә була. “Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исем бирелә.
1992 — Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы итеп сайлана. “Кичке табын” пьесасын яза.
1994 — республикада халык шагыйренең 75 яшьлек юбилее зурлап үткәрелә.
1995 — өченче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнә. Әсәрләренең биш томлыгы басыла башлый (бу эш 1998 елда тәмамлана). Мәскәүдә урыс телендә — “Возвращение” дигән шигырьләр җыентыгы, Казанда татар телендә “Гомер мизгелләре” китабы басыла.
1999 — Михаил Шолохов исемендәге халыкара премиягә лаек була. Республикабыз башкаласының 425 еллыгы уңае белән “Уфа шәһәрен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен” истәлекле билгесе белән бүләкләнә.
2000 — “Чишмә районының шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исем бирелә.
2003 — Салават Юлаев ордены белән бүләкләнә.
2004 — икенче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнә. Уфа дәүләт сәнгать академиясенең шәрәфле профессоры итеп сайлана.
2005 — республика кардиология диспансерында 21 сентябрьдә 86 яше туларга бер ай калганда вафат була. 23 сентябрьдә Уфаның Мөселман зиратында җирләнә.
2006 — 17 гыйнварда республика Президенты Мортаза Рәхимов “Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең исемен мәңгеләштерү турында” Указга кул куя, аңа ярашлы, республиканың Милли яшьләр театрына һәм Чишмә районының Келәш урта мәктәбенә Мостай Кәрим исеме бирелә. 19 апрельдә БДУның филология факультетында көндезге бүлектә өченче-бишенче курслардагы яхшы укучы, әдәби иҗатта аерым казанышларга ирешкән студентлар өчен Мостай Кәрим исемендәге стипендияләр булдырыла. 24 майда Уфа шәһәр Советының чираттан тыш сессиясе Социалистик урамын Мостай Кәрим урамы дип үзгәртү турында карар чыгара. 1 сентябрьдә Уфада Мостай Кәрим исемендәге 158нче Башкорт гимназиясе ачыла.
2007 — Башкортстан Хөкүмәте Чишмә районының Келәш авылында Мостай Кәримнең мемориаль комплексын төзергә карар чыгара. Моның өчен 15 гектар җир бүленә. Башкортстанның Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы Уфа шәһәре хакимияте һәм Архитекторлар берлеге белән Уфада Мостай Кәримгә иң яхшы һәйкәл проектына ачык конкурс игълан итә.
2008 — Башкортстанның Иҗтимагый оешмалар үзәк дәүләт архивы Мостай Кәримнең шәхси фондын булдыру эшенә керешә. 158нче Башкорт гимназиясендә халык шагыйренә багышланган укулар үтә, анда конкурс призерлары булган мәктәп балалары катнаша.
2009 — апрельдә “Театр язы-2009” республика фестивалендә “Ярлыкау” повесте буенча Республика урыс дәүләт академия драма театры сәхнәләштергән “Ай һәм яфрак коелу” спектакле Гран-при яулады. 21 майда Уфа шәһәр Үзәк китапханәсендә халык шагыйренең 90 еллык юбилеена багышланган “Җырларымда — уйларым” дигән кичә үтте. Мәктәп балалары анда Мостай Кәрим шигырьләренә иҗат ителгән музыкаль әсәрләр һәм юбилей уңаеннан оештырылган китап күргәзмәсе белән танышты. 16 июньдә Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә оештырган Республика әдәби марафоны Келәш авыл китапханәсеннән старт алды. Сентябрьдә Бәләбәйдәге Башкорт гимназия-интернатында шәһәрнең биләмәара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре төзегән “Мостай Кәрим афоризмнары дөньясында” дигән уникаль җыентыкның исем туе булды. 29 сентябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Кичке табын” спектакле беренче тапкыр уйналды. 14-20 октябрьдә республикабыз башкаласында халык шагыйре юбилеена багышланган театр фестивале үтте, анда Уфа, Сибай, Туймазы, Салават һәм Стәрлетамак театрлары катнашты.
2013 — Профсоюзлар йорты каршындагы мәйданда Мостай Кәримгә монументаль һәйкәл ачылды.
2019 — әтисенең бик күп әсәрләрен урысчага тәрҗемә иткән, Мостай Кәрим исемендәге фонды оештырган Илгиз Кәримов 15 мартта 77 яшендә Мәскәүдә вафат булды. Уфа халыкара аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелде. Аның юбилее уңаеннан ел дәвамында яңа китапларының исем туйлары, повестьлары буенча төшерелгән нәфис фильмнар, шулай ук, сәхнә әсәрләре премьералары, конкурслар, фестивальләр, фотокүргәзмәләр һәм башка чаралар үтте. Халык шагыйре әсәрләренең 10 томлыгы нәшер ителеп бетте.
19 октябрьдә “Торатау” конгресс-холлында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак.