Чит җирләрдә яшәүчеләр туган ягыннан сәламне көтеп ала, андагы вакыйгалар, яңалыклар белән кызыксына, уңышлары белән горурлана.
Район гәзите редакциясендә эшләп киткән, ә бүген Санкт-Петербургта яшәүче һәм уңышлы эшләп йөрүче якташыбыз Вадим Шәрәфетдинов та Мостай Кәрим иҗатын яратуы, шигырьләрен горурланып яттан сөйләве турында бәян итте.