Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан район гәзите редакциясе оештырган “Без Мостай иленнән” дигән флешмобта кечкәйләр дә актив катнаша. Мәсәлән, Уфа шәһәрендә яшәүче 5 яшьлек Тамерлан Ганиев та (тамырлары белән Аскын районыннан) мәшһүр язучыбызның шигырен ятлаган һәм матур итеп сөйли дә.