Аскын 2нче урта мәктәбенең 3А классы укучысы Гүзәл Махатова да Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең шигырен яратып укый. Уку алдынгысы булган тырыш кыз мәктәптә үткәрелгән олимпиадаларда да актив катнаша. Быел ул белем учагында Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап оештырылган шигырь сөйләүчеләр конкурсына әдипнең “Кайын япрағы тураһында” шигырен ятлады.