Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
16 октябрь 2019, 12:21

Мостай ул — мәңгелек!

Яңа кара авылында яшәүче 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мәлик Әгъзам улы Гайсин да Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим иҗатын яратып һәм дулкынланып укый.

Яңа кара авылында яшәүче 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мәлик Әгъзам улы Гайсин да Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим иҗатын яратып һәм дулкынланып укый.

Илебезнең Бөек Мостайның 100 еллыгын билгеләгән көннәрдә Яңа Кара башлангыч мәктәбе укучылары укытучы Гөлнара Шәйхинурова һәм авыл китапханәчесе Ләйсән Галимҗанова белән ветеранның хәлен белергә барды. Мәлик Әгъзам улы дәртләнеп балаларга халык шагыйренең “Россиянмын” шигыреннән өзек укып ишеттерде. Утны-суны кичкән яугирнең сәламәтлеге какшаса да, күңел байлыгы, ихласлыгы, Туган илгә, әдәбиятка, мәдәнияткә сөюе кимемәгән. Бөек Ватан сугышы ветеранына сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле картлык телибез.

Наилә Имаева.
Читайте нас: