Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
16 октябрь 2019, 11:28

Мостай Кәримнең 100 еллыгына

2019 елның 20 октябрендә мәшһүр шагыйрь, әдип, драматург, Башкортстанның күренекле милли мәдәният эшлеклесе Мостай Кәримнең тууына 100 ел була.

2019 елның 20 октябрендә мәшһүр шагыйрь, әдип, драматург, Башкортстанның күренекле милли мәдәният эшлеклесе Мостай Кәримнең тууына 100 ел була.

1999 елда ул чакта эшләгән Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов Мостафа Сафа улын 80 яше белән котлап гаять матур сүзләр әйткән иде: “Ничәмә буын башкортстанлылар өчен Сез туган як горурлыгы, изгелек һәм дөреслек идеалы, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать дөньясында юл күрсәткеч йолдыз, кешеләр күңелен яктыртучы һәм җылытучы нур булып торасыз. Сезнең үткен каләм астында туган шигырь һәм поэмалар, пьеса һәм әсәрләр — искиткеч Яктылык һәм Кояш иле. Сез бар гомерегезне кешеләргә хезмәт итүгә багышладыгыз һәм гомумхалык сөюен, ихтирамын яуладыгыз”.

Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан район гәзите редакциясе “Без Мостай иленнән” дигән флешмоб оештырды. Аның шигырьләрен Башкортстанда яшәүче һәркем яттан белә, аларда ничәмә буын балалар тәрбияләнгән. Аскынлылар Русиянең төрле төбәкләрендә яши һәм Мостай Кәримнең шигырьләрен сөйли. Флешмобка төрле яшьтәгеләр кушылуы куанычлы.
Читайте нас: