Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
14 октябрь 2019, 11:49

Уфада Республика көнен һәм Республика барлыкка килүгә 100 еллыкны билгеләделәр

Бәйрәм чаралары республиканың барлык шәһәр һәм районнарында үтте.

Бәйрәм чаралары республиканың барлык шәһәр һәм районнарында үтте. Башкалада төп мәйданнар – Салават Юлаев исемендәге мәйдан, “Торатау” Конгресс-холлы артында амфитеатр.


Сәгать 11.00дә биредә “РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау” акциясе, 14.00 сәгатьтә “Юнармия” бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте рәтләренә тантаналы керү церемониясе үтте.


16.00 сәгатьтә “Дәрвиш Хан” төркеме чыгыш ясаячак концерт башланды. Кичәнең хэдлайннары – “Pizza” төркеменә нигез салучы, солист Сергей Приказчиков һәм Elvin Grey. Концерт 20.30 сәгатьтә фейерверк һәм лазер-шоу белән тәмамланды.


Традиция буларак, шәһәр мәйданнарында 16.00 сәгатькә кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләде. Анда төп продукцияне ташламалы хаклар белән сатып алырга мөмкин булды.
Читайте нас: