Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
14 октябрь 2019, 14:52

Телевидениедә яңа эра

Бүгеннән аналог телевидение тарихта кала.

Бүгеннән аналог телевидение тарихта кала. Федераль каналлар санлы телевидениегә күчте. “Санда” сигналлар һәрчак ачык, тавыш сыйфатлырак, шулай ук телетекст, тапшырулар программасы, санлы радио кебек өстәмә сервислар кабызу мөмкинлеге бар. Бу реформаның иң мөһим өстенлеге — бернинди түләүсез 20 канал карау һәм өч радиостанцияне тыңлау мөмкинлеге.

Моның өчен нәрсә эшләргә?

Яңалык кабельле ТВ, IP-ТВ яки спутник тәлинкәсе булганнарга кагылмый. Үзгәрешләр бүлмә һәм тышкы антенна кулланучыларга гына кагыла. Әгәр сезнең 2013 елдан соң сатып алынган санлы телевизор икән, ул DVB-T2яки MPEG4 видео форматын кабул итә. Димәк, санлы телевидениегә күчү өчен өстәмә бернәрсә дә сатып алырга кирәкми, каналларны көйләү дә җитә.

Әгәр телевизорны элегрәк сатып алган булсагыз, электроника кибетендә махсус приставка сатып алырга кирәк булачак. Ул бер мең сум тирәсе тора. Сатучылар кайчак DVB-T2 урынына иске DVB-T приставка бирәләр. Ул да санлы телевидениене күрсәтәчәк, әмма җиһазны шундук “запас белән” алу яхшырак, чөнки технологияләр бер урында тормый.

Приставканы ничек

тоташтырырга?

Приставка телевизорга ике ысул белән тоташтырыла: RCA кабеле аша, аны “тюльпан” дип тә йөртәләр яки HDMI кабеле аша. Бик иске телевизорларда SCART керү урыны (ул зур, озынча һәм 20 контактлы) булырга мөмкин. Бу очракта SCART- RCA яисә SCART- HDMI переходник кирәк булачак.

БСТ каналы югаламы?

Аналог сигналын туктатмаган каналлар күрсәтәчәк. Бу урныдагы каналларга, шул исәптән Башкорт спутник телевидениесенә (БСТ) кагыла. Башка каналлар урынына кара экран гына булачак.

Районда бетеп санлы

телевидениеме?

Санлы телевидение иң төпкел авылларга гына барып җитмәгән яки өлешләтә генә сузылган: анда телевизор нинди генә заманча булмасын, сигналны кабул итмәячәк. Кабельле яки спутник телевидениесенә тоташтырырга кирәк булачак. Санлы телевидение зонасыннан читтәге торак тунктларда операторлар җиһазларны ташламалы хакка сата һәм 20 федераль каналдан түләүсез пакет гарантияли.

Мондый пакетка спутник тәлинкәсе булганнар да тоташа ала.

Кемнәргә власть ярдәм итә?

Республика власте балага пособие алучы аз тәэмин ителгән гаиләләргә, федераль социаль түләү алучы һәм интернатта яшәүче пенсионерларга, шулай ук начар ишетүче гражданнарга санлы телевидениегә күчәргә ярдәм итә. Әгәр санлы сигнал булган җирдә яшәсәләр, аларга 2019 елда сатып алынган телеприставка өчен мең сумга кадәр компенсация түләнә. Документлар, атап әйткәндә: гаилә составы турында белешмә, санлы приставка паспорты һәм сатып алу квитанциясе, СНИЛС, паспорт, акча күсерү өчен реквизитларны райондагы МФЦ бүлегенә тапшырырга була. Санлы телевидение зонасыннан читтә — спутник тәлинкәсен бушлай урнаштыралар. Бер комплект җиһазларның бәясе 6000 сумнан артмый. Ярдәм алу өчен тиешле документлар җыярга кирәк, аларның исемлеге белән Матбугат агентлыгы сайтында танышырга мөмкин. Республиканың һәр районында җиһазлар урнаштыру мәсьәләсен хәл итүне тизләтү өчен җаваплылар билгеләнә. Бездә ул — район хакимияте хезмәткәре Алина Галимова.

Льготалы категориягә кермәгән гражданнарга җиһазларны үз акчаларына сатып алырга туры киләчәк.

Проблемалар туса, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Башкортстанда санлы телевидениегә күчү өчен “Русия телевидение һәм радио тапшырулар челтәре” филиалы җавап бирә. Консультацияләр үзәге белгечләре: 8(347) 246-45-78 телефоны аша көн дә дүшәмбедән җомгага кадәр 8 сәгать 30 минуттан 17 сәгать 30 минутка кадәр җавап бирә ала, тәнәфес 13-14 сәгатьтә.

Әгәр өлкәннәргә яки аз хәрәкәтчән кешеләргә санлы телевидениегә күчүдә дәүләт ярдәме буенча сораулар туса, төбәк “кайнар линия” телефонына: 88003470055 буенча шалтыратырга була. Шулай ук сорауларны түләүсез федераль “кайнар линия” телефоны 88002202002 аша тәүлек әйләнәсенә бирергә мөмкин.

Алия Гыйльванова әзерләде.
Читайте нас: