Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
8 октябрь 2019, 18:28

"Беренче республика" фильмын БСТдан карагыз!

БСТ телеканалы беренче тапкыр "Беренче республика" фильмын күрсәтәчәк. Ул Башкортстанның 100 еллыгына багышлана.

БСТ телеканалы беренче тапкыр "Беренче республика" фильмын күрсәтәчәк. Ул Башкортстанның 100 еллыгына багышлана.

Сентябрь аенда Булат Йосыповның кинокартинасы SKEY-CINEMA халыкара кинофестивалендә җиңүче булды. Жюриның бердәм карары буенча "Беренче республика" фильмы "Иң яхшы тулы метражлы фильм" дип танылды. "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Һәдия Дәүләтшина роле өчен М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы Лилия Искуҗина җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Премьера агымдагы елның 16 мартында булды. Фильмны күрсәтү шәһәрнең тарихи үзәгендә: совет мәйданында, опера театрында, шулай ук филармония бинасында узды. Кинокартинаның премьерасы Русиядә генә түгел, башка илләрдә дә – Төркия, АКШ һәм Казахстанда узды. Шулай ук Швейцариядә дә фильмны күрсәтү планлаштырыла.

Картина сюжеты беренче елларда Совет Русиясе составында Башкортстанның тормышы турында сөйли. Ул чакта республика чәчәк ата, мәдәният һәм фән нык үсешә. Әмма Кировны кинәт үтергәннән соң, республикада күләмле репрессияләр башлана.

"Беренче республика" фильмын 11 октябрьдә 19:00 сәгатьтә БСТ телеканалында карагыз.
Читайте нас: