Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
8 октябрь 2019, 18:54

14 октябрьдә санлы телевидениегә күчәбез!

Республикада аналог тапшыруларын туктатып, санлы телевидениегә күчүгә бер атна калып бара.

Республикада аналог тапшыруларын туктатып, санлы телевидениегә күчүгә бер атна калып бара. Санлы тапшыруга күчү 14 октябрьдә булачак. Әлеге вакытта “Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре” хезмәткәрләре сигналны көйли, ә волонтерлар кушымталар урнаштыра.

Тупоноговлар гаиләсен санлы тапшыруларга күчү башта бераз куркытса да, хәзер пенсионерлар аңа хәтта шат. Кушымта урнаштыруда ярдәм сорап пенсионерлар “Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре”нең туры линиясенә мөрәҗәгать иткән. Аларга килгән волонтерлар техника белән идарә итү нечкәлекләренә төшендергән.

2014 елдан соң чыгарылган телевизор сатып алучылар санлы телевидениегә мөстәкыйль рәвештә күчә ала. Шулай ук, кушымта кабельле телевидение өчен дә кирәк түгел.
Читайте нас: