"Бастырылган документ нигезендә, киләсе ел башыннан сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип табылган кешеләргә акча түләү 553,28 сумнан 600 сумга кадәр артачак, — дип хәбәр итте Башкортстан Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат секретаре Роза Кузьменко. — Республиканың реабилитацияләнгән кешеләренә айлык түләүләр - 659,68 сумнан 700 сумга кадәр, тыл хезмәтчәннәренә — 415,15 сумнан 450 сумга кадәр; хезмәт ветераннарына 376,06 сумнан 400 сумга кадәр артачак. Пенсия таныклыгында ташлама хокукы турында язуы, шулай ук озак еллар эш стажы булган хезмәт ветераннарына түләүләр 145,93 сумнан 200 сумга кадәр артачак".