Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
4 октябрь 2019, 19:23

Радий Хәбиров: "Авылда да парклар кирәк"

Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы стратсессиясенең пленар утырышында авыл торак пунктларын төзекләндерү буенча программа булдырырга тәкъдим итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы стратсессиясенең пленар утырышында авыл торак пунктларын төзекләндерү буенча программа булдырырга тәкъдим итте.

- Шәһәр мохитен төзекләндерү программасы өчен без бик рәхмәтле. Әмма республикада халыкның 40 проценты авыл җирендә яши, бездә зур авыллар күп. Хәзер кешеләр күпне күрә, аларның дөньяга карашлары үзгәрә. Авыл халкы да төзекләндерелгән уңайлы территорияләр булуын сорый. Хатын-кыз, туфли киеп, бала белән куркынычсыз урамда йөри алырга тиеш.

Бу, әлбәттә, министрлыкка сорау түгел, әмма без зур түземсезлек белән авыл территорияләрен үстерү программасын да финанслау мәсьәләсен хәл итүне көтәбез. Авыл территорияләрен дә төзекләндерәсе иде. Заявка бирү өчен кирәкле документларны без инде тапшырдык, — диде Радий Хәбиров.

Торак-коммуналь хуҗалык - халык өчен иң мөһим темаларның берсе, һәм һәрвакыт төбәк һәм җирле хакимиятләрнең игътибар үзәгендә, дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.

- Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проектлар безнең тормышка цивилизацияне кертә, әйләнә-тирәбезне үзгәртә. Быел 400 йорт ихатасын ясыйбыз, һәм һәр балалар мәйданчыгы йомшак түшәмәле булырга тиеш, хәзер бу мәҗбүри таләп. Элек андыйлар ике дистәгә дә җыелмас иде. Чыннан да, дөнья үзгәрә бара һәм кешеләр моның өчен бик рәхмәтле, — дип сөйләде Радий Хәбиров.
Читайте нас: