Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
27 сентябрь 2019, 14:16

ШОС һәм БРИКС илләре бизнес-форумында эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды

26 сентябрьдә ШОС һәм БРИКС илләре бизнес-форумы кысаларында «ШОС һәм БРИКС илләре эшкуарлыгын үстерү факторы буларак төбәкара кооперация» пленар утырышы узды.

26 сентябрьдә ШОС һәм БРИКС илләре бизнес-форумы кысаларында «ШОС һәм БРИКС илләре эшкуарлыгын үстерү факторы буларак төбәкара кооперация» пленар утырышы узды.

Пленар утырыш Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Генеральный секретаре урынбасары Владимир Потапенко чыгышы белән ачылды, ул форум делегатларына ШОС Генеральный секретаре Владимир Норов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Юлламада билгеләп үткәнчә, узган елларда Форум төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, тәҗрибә алмашу, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, ШОС һәм БРИКС дәүләтләре арасында элемтәләрне киңәйтү буенча нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде.

ШОС эшләре буенча Русия Президенты вәкиле Бәхтияр Хәкимов бүген ШОС полицентрик дөнья тәртибен формалаштыруның төп инструментларының берсе буларак раслануын билгеләп үтте. ШОС бөтен дөньяда алдан фаразланган ышанычлы партнер буларак кабул ителә, дип билгеләп үтте докладчы.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров кече һәм урта бизнесның зур потенциалын билгеләп үтте, аны әле ачарга кирәк булачак, диде. Андрей Назаров бизнес-мохитне активлаштыру өчен, форумнардан тыш, елга берничә тапкыр җыела алырлык эшкуарлар клубы оештырырга тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Башкортстанда уникаль Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзелә.

«Без ышанабыз, ул безнең генә түгел, Бөтен Евразиядән, шул исәптән ШОС һәм БРИКС илләреннән дә студентларны укытачак һәм әзерләячәк», – диде Андрей Назаров.
Читайте нас: