Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
27 сентябрь 2019, 18:26

Бакчадан ук өйрәтәчәкләр

“Без чүп-чарны аерым җыярга тиешбез һәм моңа балалар бакчасыннан һәм мәктәптән алып өйрәнергә кирәк”, - диде Башкортстан башлыгы Указында күрсәтелгән бурычларга багышланган брифингта БР Экология һәм табигатьтән файдалану министры вазифасын башкаручы Урал Искәндәров.

Ул Мәгариф министрлыгы белән берлектә балалар учреждениеләре өчен махсус программа эшләнәчәге турында әйтте. Шуңа ярашлы, чүп-чарны аерым җыю өчен тәгаенләнәчәк төсле контейнерлар һәм урналар урнаштырылачак.

Ведомство бу җәһәттән үзе дә алдынгы үрнәк күрсәтә: Урал Искәндәров әйтүенчә, чиновник-экологлар коры һәм юеш чүп-чарны аерым җыюны керткәннәр дә инде. Җыелган кәгазь пресслана, капларга салына һәм эшкәртүгә китә.
Читайте нас: