Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
26 сентябрь 2019, 18:22

Үз эшенең остасы

Ул һәр иртә 2 санлы балалар бакчасына шушы еллар эчендә икенче гаиләсенә әверелгән хезмәттәшләре һәм нәниләр белән очрашу өчен эшкә ашыга.

Ул һәр иртә 2 санлы балалар бакчасына шушы еллар эчендә икенче гаиләсенә әверелгән хезмәттәшләре һәм нәниләр белән очрашу өчен эшкә ашыга.

— Әйе, сез дөрес билгеләдегез, — ди музыка хезмәткәре Лариса Пантелеева, — эшкә нәкъ канатланып, дәртләнеп барам. Нәни генә гражданнарны музыкага өйрәтү зур бәхет ул. Һәр көнне эшемнән, сабыйлар ирешкән уңышлардан зур канәгатьлек, куаныч алуым белән бәхетлемен. Лариса Фәрит кызы җитәкләгән коллективыбыз тату, бердәм.


Ә бит Балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано укытучысы булып эшләгән Лариса Нәзәгәт кызы 29 ел эшчәнлегеннән соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә күчәргә шикләнә: “Булдыра алырмынмы? Бу эшчәнлекне үзләштерү өчен сәләтем, осталыгым җитәрме?” дип уйлана. Үз көченә ышаныч, якыннарының, туганнарының, тормыш иптәше Вячеслав Сергеевичның, балалар бакчасы мөдире Маргарита Шевырталованың ышанычлы иңе бөтен куркуларны җиңү, эшне үзләштерү өчен зур ярдәм була.


— Аның безнең коллективка килүе белән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тулы канлы тормыш белән яши башлады, — ди 2 санлы балалар бакчасы мөдире Лариса Мөхәмәтшина. Зилә Фәүзетдинова белән бергән балаларга даими рәвештә төрле бәйрәмнәр оештыралар, курчак театрлары, спектакльләр куялар. Иҗади карашлы хезмәткәрләр һәрвакыт төрле идеяләр белән янып яши. Безнең музыка җитәкчеләре әзерләгән бәйрәм сценарийлары кабатланмас, кызыклы, үзенчәлекле. “Яңа ел”, “Кышны озату”, “Ватан сакчысы көне” һәм башка утренниклар, тематик чаралар балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чагу, кызыклы бәйрәмгә әверелә. Бу һөнәр бар яклап та үзенчәлекле.

Лариса Нәзәгәт кызы — һәр баланың сәләтен ачыклаучы, аны үстерүче сценарист, режиссер.

Лариса абыйсы Марс белән медицина хезмәткәрләре гаиләсендә үсә, тәрбияләнә: әниләре Флүрә Габзалим кызы — акушер-гинеколог, әтиләре Нәзәгәт Хәбиб улы — хирург-травматолог. Әлбәттә, әти-әни кеше балалары аларның юлын сайлар дигән өмет белән яши. Лариса 3 сыйныфта укыганда — фортепиано, ә Марс скрипка сорагач, аларның гаҗәпләнүенең чиге булмый. Өлкәннәр балалары мәктәптән соң түгәрәкләрдә өстәмә дәресләрдә мәшгуль булуларына чиксез шатлана.


— Музыка белән мөкиббән китеп шөгыльләндем, миңа барысы да ошады, — ди Лариса Нәзәгәт кызы.

— Үземне зур рольләрдә күз алдына китердем, концертларда чыгыш ясыйм, имеш. Әмма 4 сыйныфта укыган вакытта музыка мәктәбенә барасым килмәде. Нәрсә булды? Үзем дә аңламыйм. Без әти-әниебезне хөрмәт иттек, алар сүзеннән чыкмадык. Моның өчен аларга рәхмәтлемен. Абыем да музыкант, әлеге вакытта Испаниядә яши һәм эшли.

Тәрбия турында

Танылган һинд язучысы-гуманист Рабиндранат Тагор: “Матурлыкны күрү хисен үстерү — бар яклап та үсешкән шәхесне тәрбияләүдә аерылгысыз шарт” дигән. Хәзерге югары технологияләр заманында балалар күпчелек гаджетлар артында утыра. Шулай булгач, балаларны ничек музыкага җәлеп итәргә?

Лариса Нәзәгәт кызы белән бу хакта әңгәмә кордык.

— Эмбрион 4,5 айлык чагында музыканы ишетә, шуның өчен йөкле хатыннарга еш кына матур көй тыңларга кирәк. Сабый туа, әни кеше бишек җыры башкара. Ул авазлар чыгара, әнисен кабатлый башлый. Шулай итеп ул музыкага тартыла, матурлыкны күрергә өйрәнә. Балаларның биегәнен, җырлаганын, ничек артистларга охшарга тырышуларын күзәтү кызыклы. Музыка белән шөгыльләнү бала шәхесен үстерүгә ярдәм итә.

Һәр балага — аерым караш


“Мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләр белән эшләүдә нинди бурычлар иң мөһиме?” дигән сорауга болай дип җавап бирде:

— Иң беренче, әлбәттә, балаларда музыкага мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү. Үз алдыма куйган икенче бурыч — төрле музыка әсәрләре белән таныштырганда балаларның тәэссоратларын арттыру.


Шулай ук музыка дәресләрендә нәниләрдә музыка коралларында уйнау, җыр, ритмика өлкәсендә гади генә башкару күнекмәләре формалаша, ишетү, артистлык сәләте, хәтер, күзаллау үсешә. Әмма иң мөһиме, музыка белән шөгыльләнү балаларга шатлык, канәгатьлек китерергә, аларның тормышын яктылык белән тулыландырырга тиеш. Балалар белән эшләү кызыклы, алар холыклары буенча төрле, һәммәсенә дә аерым караш таләп ителә.


Ул һәр уку елында музыка хезмәткәрләренең мөдир һәм төркем тәрбиячеләре белән берлектә гомум белем бирү программалары төзүләре турында сөйләде. Әти-әниләрнең балалар бакчасында оештырылган чараларга йөрүләре куанычлы. Барысы да балаларының беренче артистлык сәләтләрен күрәсе килә.


Балалар бакчасында булганда хезмәткәрләрнең чараларга әзерлек барышын күзәттек: тәрбияче — артист та, рәссам да, кыскасы, бар яклап та оста хезмәткәр. Әмма аларның иң төп сәләте — балаларны сөю. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки нәкъ мәхәббәт һәм сабырлык — сабыйларны тәрбияләүдә иң мөһим ярдәмчеләр. Лариса Нәзәгәт кызы билгеләвенчә, балада шәхес тәрбияләү, белем бирү, изгелек тарату, фикерләү сәләтен үстерү — иң мөһим күрсәткечләр. Ул — максатчан, иҗади шәхес. Һәрвакыт олы тормыш юлында зур уңышларга ирешү өчен балада үз көченә ышаныч тудырырга тырыша.


Музыкага гашыйк Пантелеевлар гаиләсе бер-берсенә кирәк-терәк булып, ярдәмләшеп гомер кичерә. Кызлары Алина һәм уллары Руслан уңышлары белән сөендерә. 5 сыйныфта укыган оныклары Никита “Салават Юлаев” балалар клубында хоккей белән шөгыльләнә. Дәү әтисе һәм дәү әнисенә кунакка кайтканда музыка тыңларга ярата. Гаилә әгъзалары, дуслары, якыннары Лариса Нәзәгәт кызының фортепианода Бах, Моцарт, Вивальди әсәрләрен уйнавын яратып тыңлый.

Нина Николаева материаллары һәм фотосы.
Читайте нас: