Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
26 сентябрь 2019, 18:42

“Имтиханны тапшырмадыгыз”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җылыту сезонын башлау мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җылыту сезонын башлау мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, чимал белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре, шулай ук, видеоэлемтә төрендә муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Вице-премьер вазыйфасын башкаручы, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев әйтүенчә, республика Башлыгы кушуы буенча барлык шәһәр һәм районнарда да җылыту сезонын башлау турында карар кабул ителгән. Әлеге вакытта 18 мең күпфатирлы йортның 15,6 меңе (89 проценты) җылылыкка тоташтырыл­ган. Калган 2,4 мең йортка якын көннәрдә җылы биреләчәк.

4 347 социаль объектның 4 035е (92,8 процент) җылылык белән тәэмин ителгән. Аерым алганда, киңәшмә үткән көнгә 10 сәламәтлек саклау объектында һәм 122 мәгариф учреждениесендә бу эш башкарылмаган. Аларның күбесе буенча мәсьәлә ике тәүлек дәвамында хәл ителәчәк.

– Хезмәттәшләрем, бу эшне тәмамлавыгызны сорыйм. Ул бик җаваплы, – диде Радий Хәбиров. – Ашыгыч хәлдә ни дәрәҗәдә оператив эшләргә әзер булуыгызны күрү дә кызык булды. Имтиханны сез бүген тапшырмадыгыз, барыгыз да “икеле” алды. Чөнки объектларның шактый зур проценты җылытуга тоташтырылмады.

Радий Хәбиров калган йортларны һәм учреждениеләрне тәүлек дәвамында җылылыкка тоташтырырга, шулай ук, штаттан тыш хәлләргә әзер булу өчен коммуналь хезмәтләрнең тәүлек буе кизү торуын оештырырга кушты.
Читайте нас: