Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
24 сентябрь 2019, 14:05

“Без террорчылыкка каршы!”

Республика яшьләре илдә тынычлыкны саклау чараларында актив катнаша

Республика яшьләре илдә тынычлыкны саклау чараларында актив катнаша

Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Дөнья яшьләре террорчылыкка һәм экстремизмга каршы” дигән конференция үтте. Аны Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы оештырды.


— Бүген күтәрелгән мәсьәлә җәмгыятьнең һәр катламына кагыла. Шуңа да аңа җитди карарга кирәк. Бу тема еш күтәрелсә дә, аңа игътибар кимемәскә тиеш, — диде Дәүләт җые­лышы-Корылтай комитеты рәисе урынбасары Андрей Иванюта.

Башкортстан — Ислам дине төбәге. Шуңа да республика төрле экстремистик оешмалар өчен кызыксыну уятырга мөмкин. Бу оешмалар башында торучылар ниндидер максатка ирешер­гә, җәмгыятьтә низаг тудырырга тырыша.


Шуңа да шикле оешмаларның һәр-кайсы җәмгыять өчен куркынычлы. Шунысы да бар — бу оешмалар күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә маташа, чөнки яшьләр, гадәт-тә, хисчән, кызу була. Алар белән идарә итү дә җиңел­рәк.

— Яшьләрнең рухи байлыкка игътибар итүе соклану уята. Ә террорчылык һәм экстремизмны җәмгыя­тебез авыруы дип атарга мөмкин. Террор — җәм-гыятьнең заманча формалашуына каршы килә, — диде Ислам университеты ректоры Артур Сөләйманов. Җитәкче чыгышында Сү­риядә булган хәлләр турында да сөйләде:

— 2014 елда Сүриядә хәрби бәрелешләр булды. Дамаск бик матур шәһәр. Аның тарихи үзәге дә, заманча төзелгән биналары да бар. Ләкин шушы матурлык бер мизгелдә юкка чыгарга мөмкин, чөнки әле тегендә, әле монда шартлаулар ишетелә иде. Бом-баның кемгә тиюен дә бел-мисең: әллә ул күмәкләшеп балалар уйнаган мәйдан-чыкка килеп төшә, әллә инде тоташ гаиләне юк итә. Урындагы халык курку эчендә яши иде.


Безгә, мөселманнарга, экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш берни­кадәр катлаулы. Чөнки мөселман киемендә булганнарны экстремистлар дип кабул итүчеләр күп. Ислам диненең экстремизм белән бәйләнеше юк. Аларны дини кешеләр дип әйтеп булмый. Алар Аллаһка каршы, алар дин битлеге астында Исламга каршы эшләр башкара.


Чын мөселман үз дине белән мәшгуль. Ул һәрва-кыт үзенә һәм башкаларга яхшылык тели һәм беркайчан кешене нәрсәдер эш-ләргә мәҗбүрләми. Радикаллар исә башка кешене җәлеп итәргә тырыша. Алар ниндидер лозунглар яр-дәмендә халыкка тәэсир итә, — диде ул.


Чарада христиан ди­не­нең террорчылыкка каршы булуы да сызык өстенә алынды. Җәмгыятькә куркыныч тудыручы һәр башлангыч дин ягыннан кире кагыла. Һәр диндә “үтермә” дигән төшенчә бар. Шуңа да террорчыларның дини кеше булмаулары ачык чагыла.


— Бүген дөньяның бик күп почмакларында терроризм нәтиҗәсендә кешеләр һәлак була, гомерлеккә сәламәтлегенә зыян сала. Теракт вакытларында иң тәүдә “Ашыгыч ярдәм” машинасы килә, ягъни табибларга бик күп кешегә ярдәм итәргә туры килә. Бу җәһәт­тән “Табиблар террорга каршы” хәрәкәте дә барлыкка килде. Безнең башлангычка дөньяның бик күп билгеле табиблары кушылды. Алар шулай ук төрле акцияләрдә катнаша, киңкүләм мәгъ-лүмат чараларында чыгыш ясый. Дөньядагы табиблар террорга каршы һәрвакыт көрәшергә әзер, — диде Башкорт дәүләт медицина университеты студенты Рус­лан Хәбиров.


Әйткәндәй, әлеге университет террорчылыкка каршы мондый чараларны берничә тапкыр оештырды инде. Гомумән, яшьләрне террорчылыктан саклау, аларга дөрес тәрбия бирүне алдына куйган уку йорты бу өлкәдә дә уңышлы эш алып бара.
Читайте нас: