Сергей Лаврентьев фикеренчә, Радий Хәбировның 11 айга билгеләнгән стратегиясендә, Дәүләт җыелышына Юлламасында һәм гомумдәүләт проектларына кагылышлы башлангычларда барысы да системалаштырылган.— Шуңа күрә алдагы бишьеллыкка республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турында җыйнак логик документ барлыкка килде. Мондый программа бик мөһим, чөнки ул гади сүз түгел, ә саннар телендә бәян ителгән, исәп-хисап һәм акча, шәхси җаваплылык белән билгеләнгән. Башкортстан икътисады көчле, кече һем урта бизнесы әһәмиятле урын били, — дип билгеләп үтте Сергей Лаврентьев.
— Ул шактый алга карый һәм федераль дәрәҗәдә булган элемтәләргә таяна, эшли башлаган һәм эшләп килгән барлык федераль программаларда нәтиҗәле катнашу таләп ителә, — дип ассызыклады эксперт.