Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
18 сентябрь 2019, 13:55

"Алга" ничек эшли?

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Транспорт сәгате" форматында киңәшмә үткәрде.

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Транспорт сәгате" форматында киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәширов җәмәгать транспортында юлга карта белән түләү системасы үсеше турында сөйләде. Бүгенге көндә 125 мең данә «Алға» картасы һәм 250 мең данә "мәктәп укучысы" картасы сатылган. Алар буенча 12 миллионнан артык тапкыр йөрү башкарылган, шул исәптән шәхси автобусларда да. Шул ук вакытта пассажир ташуларның иң зур өлеше «Башавтотранс» автобусларына туры килә, аның маршрутларында сәгатьләп күчереп утырту тарифы зур популярлык алган.

Сату һәм карталарны тулыландыру нокталары челтәре үсә. Республика халкының онлайн-тулыландыру системасын куллануны өстен күрүләре билгеләп үтелде. Үз чиратында, барлык шәхси транспорт йөртүчеләр дә яңа түләү системасына күчмәгән.

Радий Хәбиров контроль-күзәтчелек органнарына транспортта йөрү өчен карта белән түләү терминалларын куллану буенча тикшерүләр оештырырга кушты.
Читайте нас: