Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
17 сентябрь 2019, 13:45

Биш елдан танымый да торырбыз әле!

Кичә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә кышка әзерлек мәсьәләләре каралды.

Республикада ихаталарны һәм подъездларны ремонтлау 2024 елга кадәр дәвам итәчәк

Кичә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә кышка әзерлек мәсьәләләре каралды. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев белдерүенчә, республика нигездә кышны каршыларга әзер, ләкин кайбер мәсьәләләр дә бар.


“Ростехнадзор” тикшергән вакытта берничә җитешсезлек ачыкланган. Республиканың 21 районы кызыл зонага эләккән. Муниципалитетлар казанлыкларны техник диагностикалауны, су җиһазларына ревизияне вакытында үткәрмәгән, суүткәргечләрне ремонтламаган. Министрлык бу мәсьәләләрнең үтәлешен контрольдә тота.

Киңәшмәдә йортларга кайчан җылы биреләчәге билгеле булды. Моның өчен һава темпера­тура­сының биш көн дәвамында сигез градус һәм түбәнрәк торуы шарт.


Радий Хәбиров “Башкортстан ихаталары” программасы буенча башкарылган эшләрне уңай бәяләде һәм республикада, ниһаять, матур ихаталар барлыкка килде, дип билгеләде.

— Уфада, Стәрлетамакта, Күгәрчен районында яхшы гына ихаталар пәйда булды. 2024 ел ахырына без ремонт таләп ителгән барлык ихаталарны ремонтларга тиеш, — диде ул.

Борис Беляев 1 ноябрьгә кадәр быел “Башкортстан ихаталары” республика программасына кертелгән ихаталарны төзекләндерүне тә­мамлау күздә тотыла, дип бил­геләде.

— Әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында бүгенге көнгә 55 ихата кайбер җитешсезлекләр белән кабул ителгән. 336 объектта эшләр бара. Бөре, Благовар, Ишембай, Калтасы, Мәләвез районнарында, Нефтекама шәһәрендәге 13 объектта исә эш башланмаган, — диде Борис Беляев.


Гомумән алганда, төбәктә әлеге программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 1 ноябрьгә 404 ихата төзекләндереләчәк. Алар 895 күпфатирлы йортта урнашкан. Эшләр барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүгә респуб­ликаның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 29 муниципа­литетка өстәмә рәвештә 108 миллион сум бүлгән.


Бүген бу юнәлештә төп проб­лема­ларның берсе — спорт һәм балалар мәйданчыклары өчен җиһазларны кайтару тоткарлану. Әле 106 ихата аларны көтә.

“Башкортстан ихаталары” программасын гамәлгә ашыру өчен төбәк бюжетыннан 1,7 миллиард сум бүленгән. Шартларга ярашлы, ремонт бәясенең 1 процентын халык үзе җыярга тиеш.


Республикада, шулай ук, подъездларны комплекслы ремонтлау программасы да эшләп килә. Бүгенгә 1602 подъездда эшләр төгәлләнгән, 1708ендә алар бара. Бу — тиешле күләмнең 83 проценты.


Киләсе елга муниципалитетлар программага 4360 подъездны кертергә тәкъдим итә. Аларның саны финанслау күләменә бәйле булачак.

— Подъездларны ремонтлау — дәүләт бурычы. Кеше иртән эшкә барырга чыга, ул нормаль подъезд аша үтәргә тиеш. 2024 елга без барлык подъездларны да төзек­ләндерергә тиеш.


Халык та аларга сакчыл мөнәсәбәттә булсын иде. Чөнки без ел саен подъездларны һәм ихаталарны ремонтлауга акча сарыф итә алмыйбыз, — диде Радий Хәбиров.

Әлеге программа 2024 елга кадәр исәпләнгән, аның буенча 26 мең подъезд ремонтланырга тиеш.


Киңәшмәдә ихаталар һәм подъездлар ремонтын берләштерергә тәкъдим ителде. Радий Хәбиров бу тәкъдимне хуплады һәм аларны ремонтлау программалары 2024 елга кадәр планлаштырылган, шул сәбәпле барлык җаваплы кешеләргә озайлы һәм эзмә-эзлекле эшкә исәп тотарга кирәк, дип белдерде.
Читайте нас: