Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда "Дөнья яшьләре террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы" дигән баш астында конференция үтте.
Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда "Дөнья яшьләре террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы" дигән баш астында конференция үтте. Аны Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы оештырды.
- Бүген күтәреләчәк мәсьәлә - җәмгыятьнең һәр катламына кагыла. Шуңа да аңа җитди карарга кирәк. Бу тема еш күтәрелсә дә, аңа игътибар кимемәскә тиеш, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Андрей Иванюта.
Чарада ислам һәми христиан диннәренең террорчылыкка каршы булуы да ассызыкланды. Шулай ук чарада соңгы елларда илдә булган террорчылык нәтиҗәләре турында да төпле чыгышлар яңгырады.