Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
10 сентябрь 2019, 13:43

Агач утырту да, вакциналау да соңламасын!

Республикада “Яшел Башкортстан” акциясе һәм гриппка каршы көрәш кампаниясе старт алды

Республикада “Яшел Башкортстан” акциясе һәм гриппка каршы көрәш кампаниясе старт алды

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән атналык оператив киңәшмәдә сайлауларга йомгак ясады һәм республика халкына гражданлык активлыгы һәм күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.


Радий Хәбиров хәзерге вакытта 2024 елга кадәр Башкортстанның Үсеш стратегиясен билгеләячәк документ әзерләнүен әйтте. Ул Русия Президенты Владимир Путинның май указларына һәм гомум­дәүләт проектларына нигезләнгән.

Төбәк җитәкчесе аны 19 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы вазыйфасына керешкәннән соң, игълан итәргә ниятли. Нәкъ шул көнне аның инаугурациясе узачак.


Әлеге киңәшмәдә Андрей Назаровның вице-премьер вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнүе турында игълан ителде.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Борис Беляев “Яшел Башкортстан” акциясенең көзге чорга планлаштырылган агач һәм куаклар утырту буенча бердәм чаралары 5 октябрьдә, Республика көне алдыннан узачагы турында хәбәр итте.


Беренчесе апрель аенда узган иде. Анда 160 меңнән артык кеше катнашты, 109 меңнән артык агач һәм куак утыртылды. Уфада гына да акция кысаларында 2,5 меңнән артык яшел үсенте утыртылды.

– “Яшел Башкортстан” акциясе агач утырту гына түгел, ә бәлки бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү максатын куя. Шуңа күрә аның мәгънәсен һәм бурыч­ларын, шулай ук, мәйданчыкларның адресларын халыкка җиткерү мөһим, – диде Радий Хәбиров.


Борис Беляев муниципалитетлар башлыкларының игътибарын мәйдан­чыкларны, инвентарьларны һәм шәхси саклану чараларын алдан әзерләүгә, шулай ук үсеп китүче агачларны карап тотуга юнәлтте.

Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин республикага гриппка каршы яңа вакцина кайтуы турында белдерде.

— 4 сентябрьдә Бөтенрусия халыкны гриппка каршы вакцинациналау кампаниясе старт алды. Вакцина федераль акча исәбенә килде. Ул яхшы сыйфатлы, өстәмә реакцияләре юк. Без республика халкының 45 процентына прививка ясарга планлаштырабыз.


Бу —1,8 миллион өлкән кеше һәм 400 мең бала. Беренче чиратта — үпкә авыруларыннан интегүче балалар, 60 яшьтән өлкән кешеләр. Шулай ук, беренчеләрдән булып бездә социаль өлкә: мәгариф, сәламәтлек саклау хезмәт­кәрләренә прививка ясалачак.

Һәркемгә прививка ясатырга тәкъдим итәм, вакциналар медицина учреж­дениеләренә таратылды. Һәр муниципалитетта махсус бригадалар булдырылды. Алар — барлыгы 813. “Сәламәт поезд —сәламәт төбәк” акциясе кысаларында эре торак пунктларга чыгу да планлаштырыла, — диде Максим Забелин оператив киңәшмәдә.
Читайте нас: