Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
9 сентябрь 2019, 13:52

Инаугурация көне билгеле

Башкортстан Республикасы Башлыгы инаугурациясе 19 сентябрьдә узачак.

Башкортстан Республикасы Башлыгы инаугурациясе 19 сентябрьдә узачак.

Бу хәбәр республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә әйтелде.

Шул ук вакытта, Министрлар кабинетында республиканың 2024 елга кадәр үсеше турында документ кабул ителә.

«Без 2024 елга кадәр республика үсеше стратегиясен билгеләячәк документ әзерлибез. Бу - җитди документ. Ул Хөкүмәт аппараты тарафыннан әзерләнә.

19 сентябрьдә без республика Башлыгы вазыйфасына керешүгә бәйле барлык чараларны да үткәрәчәкбез. Шул вакытта мин аны халыкка җиткерәчәкмен. Анда Хөкүмәткә дә, муниципалитет башлыкларына да йөкләмәләр булачак, бу — безнең үсеш документы», - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: