Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
3 сентябрь 2019, 18:44

Бәхетле балачак өчен рәхмәт

Район хакимиятенә каршы күпфатирлы йортлар ихатасында урнашкан чагу балалар мәйданчыгына бүген мондагы йортта яшәүче генә түгел, ә бөтен урам баласы җыела.

Район хакимиятенә каршы күпфатирлы йортлар ихатасында урнашкан чагу балалар мәйданчыгына бүген мондагы йортта яшәүче генә түгел, ә бөтен урам баласы җыела.

Бу гаҗәп тә түгел, чөнки хәзер биредә ватылып, төссезләнеп, караеп беткән эскәмияләр урынына чагу, уңайлы, ә иң мөһиме барлык таләпләргә җавап биргән җиһазлар урнаштырылган. Хәтта мәйданчыкның асты да заманча эшләнгән — резина келәм түшәлгән. Әйткәндәй, мондый идәнле мәйданчык районда беренче генә. Бу хакта төзекләндерелгән ихатаны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Ришат Дихин әйтеп үтте. Ул шулай ук мәйданчыкны төзекләндерү эше әлегә 70% башкарылганын, арытаба киртәләп аласы, ике яктан керү юлын һәм велопарковка эшлисе барлыгын билгеләде. Ришат Марат улы якындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр башкарылган эшләрнең кадерен белеп саклар һәм киләсе этапка — яшелләндерү эшенә актив кушылыр дигән ышаныч белдерде. Район хакимияте башлыгы белдерүенчә, киләчәктә күрше ихаталар да төзекләндереләчәк һәм шунда ук спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.

Төзелгәнне сакларга кирәклеге турында Аскын авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов та әйтеп үтте. Ул Аскын авылында барлыгы 12 мәйданчык урнаштырылуын, ә монысы барлык нормалар һәм таләпләргә туры килгәне беренче икәнен билгеләде.

Тантаналы өлештән соң балалар куанып уйный алды: район мәдәният йорты хезмәткәрләре алар өчен уен программасы әзерләгән иде.

Исегезгә төшерәбез, яңа мәйданчык “Башкорт ихаталары” республика программасы буенча Пионер урамы, 3 санлы һәм Совет урамы, 18 санлы күпфатирлы йортлар арасындагы территорияне төзекләндерү чикләрендә урнаштырылды. Анда шулай ук тротуар, керү юллары, автопарковкага асфальт түшәлде, разметка һәм бордюрлар эшләнде.

Автор фотосы.
Читайте нас: