Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
30 август 2019, 12:32

100 еллык юбилейга багышланачак

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча баш­каручы Радий Хәбиров агымдагы елның 11 октяб­рен­дә Республика көнен билгеләү турындагы указга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча баш­каручы Радий Хәбиров агымдагы елның 11 октяб­рен­дә Республика көнен билгеләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылды.

Быел Республика көнен бәйрәм итү Башкортстанның 100 еллыгына багышлана. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендәге оештыру комитетына чараларга әзерлек һәм аны үткәрү буенча план төзү йөкләтелде.

Районнар һәм шәһәрләр округлары хакимиятләренә Русия һәм республика дәүләт символикаларын кулланып учреждениеләр, урамнар, мәйданнар, җәмәгать биналарын һәм торак кварталларны бәйрәмчә бизәүне оештырырга тәкъдим ителде. Октябрьдә муниципалитетларга Республика көненә багышланган тантаналы, мәдәни-киңкүләм һәм спорт чаралары үткәрергә, төрле тармакларның иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләүне, ярминкәләр, күчмә бәйрәм сәүдәсе оештырырга тәкъдим ителде.

Мәдәният, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыкларына фәнни-гамәли конференцияләр, тематик кичәләр, фестивальләр, конкурслар, эстафеталар һәм башка чаралар оештыру йөкләтелде.
Читайте нас: