Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
27 август 2019, 16:30

Халык исәбен алуга әзерлек дәвам итә

30 көн дәвамында һәр теркәүче документларда саналучы һәр өйгә игътибар итәчәк.

30 көн дәвамында һәр теркәүче документларда саналучы һәр өйгә игътибар итәчәк.

Бу әле теркәлмәгән яңа төзелешләрне ачыклау яисә инде кеше яшәмәгән буш йортларны исемлектән сызып ташлау өчен эшләнә. Шулай ук алар урам исемнәре, йорт саннарының бармы-юкмы икәнлеген дә тикшерәчәк.

Республика буенча шундый 1251 теркәүче эшләячәк. Аларны тану кыен түгел. Теркәүчеләрнең кулында “ВПН-2020” дип язылган портфель һәм махсус таныклык булырга тиеш.

Бөтенрусия халык исәбен алу чарасы 2020 елда илдә үтүче иң зур чараларның берсе булачак.
Читайте нас: