Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
19 август 2019, 18:56

Башкортстанда беренче яртыеллык нәтиҗәләре яхшы

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте утырышын үткәрде. Анда елның беренче яртысында төбәкнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре тикшерелде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте утырышын үткәрде. Анда елның беренче яртысында төбәкнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре тикшерелде.

– Ел республика өчен уңай күрсәткечләр белән билгеләнә. Кайбер индикаторлар буенча фаразлаганны узып китү дә күзәтелә, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Сәнәгать яхшы темплар белән үсә. Авыл хуҗалыгында соңгы елларда беренче тапкыр 100 процент үтәлеш. Төзелеш секторы эше яхшырды. Торакны файдалануга тапшыру 13,4 процентка үсте. Сәүдә өлкәсендә хәл яхшырды – үсеш 3,2 процент. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче һәм Русия төбәкләре арасында беренче унлыкта. Эшсезлекнең кимүе дә мөһим әһәмияткә ия.

Төбәк җитәкчесе демография мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтү кирәклеген билгеләде. Вице-премьер вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова республикада медицина учреждениеләре төзелүгә һәм аларның халык өчен уңайлы булуына зур игътибар бүленүен ассызыклады.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы нәтиҗәләр хакында министр вазыйфасын башкаручы Борис Беляев сөйләде, ул ремонт үткәрү, ихаталарны төзекләндерү, каты калдыкларны чыгару һәм башка мәсьәләләргә тукталды.

– Безнең республикада каты калдыкларны чыгару буенча иң түбән хаклар: шәһәр кешесе өчен – 70, авыл кешесе өчен 35 сум, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Башкортстан үзенә республика халкына төшкән йөкләнешне киметү бурычын алды.

Радий Хәбиров күпфункцияле үзәкләрнең эшен яхшырту, мәктәпләрдә, иң беренче чиратта, авыл җирендә, стоматология кабинетларын булдыру бурычын да куйды.
Читайте нас: