Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
30 июль 2019, 14:46

Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә

Хөрмәтле сайлаучылар!

Хөрмәтле сайлаучылар! Әгәр тавыш бирү көне — 8 сентябрьдә яшәгән яки теркәлгән урыннан читтә булсагыз, тавышыгызны республиканың теләсә кайсы сайлау участогында бирә аласыз.

Моның өчен Сез сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны 2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә, күпфункцияле үзәккә, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://www.gosuslugi.ru/), 28 августыннан 4 сентябренә кадәр — теләсә кайсы участок комиссиясенә, ә 5 сентябреннән 7 сентябрьнең урындагы вакыт белән 14 сәгатьтән дә соңга калмый төп теркәлгән урын буенча участок сайлау комиссиясенә генә бирә аласыз.

Гаризаны тик бер тапкыр гына бирергә мөмкин.

Башкортстан Республикасы Аскын районының территориаль сайлау комиссиясе 2019 елның 24 июленнән эш көннәрендә — тәнәфессез 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә тәнәфессез 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Башкортстан Республикасы Аскын районы, Аскын авылы, Совет урамы, 21 санлы йорт, 4нче кабинет адресы буенча эшли. Участок комиссияләре 28 августтан эш көннәрендә — тәнәфессез 16-20 сәгатьләрдә, ял һәм бәйрәм көннәрендә тәнәфессез 10-14 сәгатьләрдә эшли.

Гариза язу һәм тапшыру турында мәгълүматны территориаль сайлау комиссиясендә: 8(34771) 2-16-62 яки БР Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линия телефоны: 8-800-347-54-54 буенча алырга мөмкин.

Территориаль сайлау комиссиясе.
Читайте нас: