Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
24 июль 2019, 11:53

Сайлау кампаниясенең яңа этабы башлана

23 июльдә “Интерфакс-Поволжье” агентлыгы оештырган матбугат конференциясе булды.

23 июльдә “Интерфакс-Поволжье” агентлыгы оештырган матбугат конференциясе булды. Анда Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко, комиссия рәисе урынбасары Марат Гадилов һәм секретаре Марина Долматова катнаштылар.

Алар Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидатларны теркәү тәмамлану, сайлау кампаниясенең яңа этабы башлану турында сөйләде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасына 11 кандидатның сигезе теркәлгән. Алар: “Бердәм Русия” партиясеннән - Радий Фәрит улы Хәбиров, ЛДПРдан - Иван Константинович Сухарев, “Гадел Русия”дән - Юрий Викторович Игнатьев, КПРФтан - Юнир Галимҗан улы Котлыгуҗин, “Гражданлык көче”ннән - Владимир Валериевич Барабаш, “Социаль гаделлек өчен Русия пенсионерлары партиясе”ннән - Владимир Юрьевич Кобзев, “Яблоко” партиясеннән - Зөлфия Риф кызы Гайсина, “Русия патриотлары”ннан Рәфис Фәиз улы Кадыйров.

24 июльдән Башкортстанда тавыш бирү көнендә (8 сентябрьдә) теркәү урынында була алмаган, әмма республикада булучы сайлаучылардан гаризалар кабул иту башлана. 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә һәм теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә гаризалар кабул ителә. 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр - теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә.

Сайлаучы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлсә, гаризаны интернет аша да бирергә мөмкин.

Моннан тыш, 8 сентябрьдә Мәскәүдә 30 санлы сайлау участогы эшләячәк. Аларда бу көнне Башкортстан Башлыгын сайлауда тавыш бирерге мөмкин булачак. Моның өчен 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша Мәскәүдә санлы сайлау участогында сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк.
Читайте нас: