Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
14 июль 2019, 15:18

Уфа әләмне Кечкемет шәһәренә тапшырды

Кичә Халыкара балалар уеннарын ябу тантанасы үтте.

Кичә Халыкара балалар уеннарын ябу тантанасы үтте.

53нче Халыкара балалар уеннарын ябу тантанасында Уфа Уен флагын тантаналы рәвештә Венгриянең Кечкемет шәһәренә тапшырды. Анда ярышлар 2020 елда узачак.

“Ватан” этнопаркында оештырылган чарада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм аның җәмәгате Каринэ Хәбирова да катнаштылар.

Республика җитәкчесе төбәкнең барлык командалары (Уфа, Стәрлетамак, Бөре, Белорет, Күмертау, Туймазы) вәкилләре белән аралашты. Яшь спортчылар һәм аларның тренерлары Радий Хәбиров белән иркенләп сөйләшергә дә, селфи ясарга да өлгерде.

Кунакларны һәм уфалыларны Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин дәртле җырлары белән сәламләде. Тантаналы чара салют белән тәмамланды.
Читайте нас: